Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы
Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе
 ХӘЕР, ДУСЛАР! АРАЛАШЫП ЭШЛИК.
Хөрмәтле дуслар! Cайтыбызда татар һәм рус телләрендә аралашырга була. Рәхим итегез! / Уважаемые друзья! На нашем сайте можете общаться и на русском и на татарском языках. Добро пожаловать!
Меню

Бу кызыклы:

Карап барыгыз:
Imza-Подпись-Sign


























Нәни-чат
200

Бездә һава торышы:


Безнең сораштыру
Тематик план урынына Эш программасы кертелүгә ничек карыйсыз?
Барлык җаваплар: 124

Төп » 2011 » Февраль » 21 » Яңа бәйге. Тукай - безнең күңелләрдә...
Яңа бәйге. Тукай - безнең күңелләрдә...
21:22
Belem.ru порталы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Арча районы Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе белән берлектә Габдулла Тукайның тормыш юлын, аның иҗатын, әсәрләрен яктырткан презентацияләр бәйгесен игълан итә (үзгәрешләргә игътибар итегез).
Бу бәйгедә Татарстан Республикасында һәм Россиянең теләсә кайсы регионында яшәүче мәктәп укучылары, 1-2 курс студентлары һәм укытучылар катнаша ала. Презентацияләр татар телендә милли рухта сугарылып эшләнгән булырга тиеш; Г.Тукай әсәрләрен дөньякүләм таныту максатыннан, презентация әзерләгәндә аларның төрле телләрдә тәрҗемәләрен файдаланырга мөмкин. Бәйгедә катнашучы презентацияләрнең темасы - Габдулла Тукайның тормыш юлы, аның иҗаты, әсәрләре. Презентацияләрнең http://belem.ru/ порталында урнаштырылып барылулары сәбәпле, аның әзер оригиналының күләме 5 Мегабайттан зур булмавы таләп ителә. Әйтелгән күләмнән артмаган презентацияне zip яисә rar архивы буларак кысып 15 апрельдән дә соңга калмыйча xat@belem.ru адресына юллавыгыз кирәк. Бәйгегә килгән материаллар кабул ителү тәртибендә урнаштырылып барыла.
Әлеге бәйге бүген, 21 февраль көнне, Халыкара туган тел көне уңаеннан башлап җибәрелә, аңа нәтиҗәләр 26 апрель көнне ясалачак.
Сезгә иҗади эшләрегездә уңышлар теләп калабыз!

Татар театрлары - интернетта...: http://qushlawich.ru/node/21


Карап чыгулар: 1892 | Өстәде: Admin | Теглар: яңа бәйге, Тукай безнең күңелләрдә, Габдулла Тукай, 125, Г.Тукай әсәрләре | Рейтинг: 5.0/3 |
Барлык комментарийлар: 9
1 Admin   (28.02.2011 10:11)
Катнашучылар өчен мәгълүмат:
- Презентациянең кайсы программада эшләнгән булуы игътибарга алынмый, видеопрезентацияләр дә булу мөмкин (РЕСУРСНЫ ЮЛЛАГАНДА, АНЫҢ КАЙСЫ ПРОГРАММАДА ЯСАЛГАН, НИЧӘНЧЕ ВЕРСИЯ БУЛУЫН КҮРСӘТЕГЕЗ!!!). Бәйгедә ике категориядә эшләр каралачак:
1-9 сыйныф укучылары;
10-11 сыйныф укучылары, 1-2 курс студентлары һәм укытучылар
- 15 апрель - презентацияләр кабул итүнең соңгы көне. (Башта 20 апрель дип игълан иткән идек. Эшләрне анализлау, нәтиҗәләр чыгару һәм финалистларга чакыруны вакытында җибәрү өчен әлеге дата алгарак күчерелде).
- Презентацияләр, кабул итү тәмамланганнан соң (15 апрельдән соң), http://belem.ru/tuqay125 адресы буенча урнаштырылачаклар. Әлегә бу биттә бәйгегә килгән презентациянең исеме һәм аның авторы турында мәгълүмат кына урнаштырып барылачак (бу катнашырга теләүчеләрнең сораулары буенча эшләнә).
- Бик-бик гади презентацияләрне кабул ителми! Финалга узмаганнар арасыннан аерым игътибарга лаеклы эшләргә Белем.руның Электрон сертификаты тапшырылачак.

2 Admin   (24.03.2011 08:51)
Хәзерге вакытта бәйгегә 38 эш кабул ителде. Аларның исемлеген belem.ruның әлеге битеннән карый аласыз. Конкурска катнашырга рәхим итегез! hello

3 lilirif   (04.04.2011 21:35)
xat@belem.ru адресына җибәрелгән хат барып җитми, сәбәбе нидә икән ,бәлки мин дөрес эшләмимдер, өйрәтегез әле миңа эшне нәрсәдән башларга? Рәхмәт.

4 Admin   (05.04.2011 19:02)
Минем шәхси адреска җибәрегез: ilfar-80@mail.ru

5 Admin   (05.04.2011 19:08)
Конкурс кагыйдәләренә яңалыклар кертелгәннән соң бәйгедә әлеге вакытта 76 эш катнаша. Үзгәрешләр түбәндәгеләрдән тора: әзер оригиналының күләме 10 Мегабайттан зур булмавы таләп ителә, презентация күләме әйтелгәннән зур булган очракта аны Youtube (http://www.youtube.com) яисә башка шундый бер ачык урында (1-2 айлык файлообменник булырга тиеш түгел!) яисә үз сайтыгызда урнаштыра аласыз һәм xat@belem.ru электрон почта адресына аңа туры сылтаманы хәбәр итәсез.

6 Admin   (14.04.2011 22:22)
Бәйге тәмамланырга бик аз вакыт калып бара. Әлеге моментка (14.04.2011) бәйгегә 176 эш кабул ителде. Конкурсантларга уңышлар телибез!!!

7 Admin   (19.04.2011 22:20)
232 конкурсант тын да алмый бәйге нәтиҗәләрен көтә! applause

8 matur   (23.04.2011 22:22)
Семинар шәп булды!
Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу, музей күргәзмәсен карау, Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф каберенә бару, матур итеп оештырылган бәйгедә катнашу - барысы да ошады. Атмосфера үзе Тукай кебек җанлы һәм чиста иде.
Белем.ру форумында сезнең командага чәчәкләр калдырдым!

9 56   (23.04.2011 23:51)
Семинардан фотоларныда элсэгез бик шэп булыр иде.

Комментарийларны теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]
Керү

Вакыт

Сайттагы хаталарны төзәтү
Система Orphus

Сайт кунаклары:
Locations of visitors to this page

БЕЛЕМ.РУ
  • "Аттестат, аттестат һәм тагын бер мәртәбә аттестат (аттестат бланкларын тутыру өчен программа)!

  • "Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законына үзгәрешләр кертелә

  • "БДИга кесә телефоны алып кергән өчен 3 мең сум штраф

  • "Балалар биремне начар үтәсә, мөгаллим җавап тотачак


  • Татарстан яңалыклары

    Календарь
    «  Февраль 2011  »
    ДСЧПҖШЯ
     123456
    78910111213
    14151617181920
    21222324252627
    28

    Эзләү

    Сайтның дуслары

    Статистика






    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0