Казанда Татар яшьләре лидерлары мәктәбе оештырыла - 6 Декабря 2010 - Кушлавыч мәктәбе

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы
Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе
 ХӘЕР, ДУСЛАР! АРАЛАШЫП ЭШЛИК.
Хөрмәтле дуслар! Cайтыбызда татар һәм рус телләрендә аралашырга була. Рәхим итегез! / Уважаемые друзья! На нашем сайте можете общаться и на русском и на татарском языках. Добро пожаловать!
Меню

Бу кызыклы:

Карап барыгыз:
Imza-Подпись-Sign


























Нәни-чат
200

Бездә һава торышы:


Безнең сораштыру
Тематик план урынына Эш программасы кертелүгә ничек карыйсыз?
Барлык җаваплар: 124

Төп » 2010 » Декабрь » 6 » Казанда Татар яшьләре лидерлары мәктәбе оештырыла
Казанда Татар яшьләре лидерлары мәктәбе оештырыла
10:35

  4-8 декабрь көннәрендә Татарстанда Татар яшьләре лидерлары мәктәбе үткәрелә. Аны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, федераль татар милли-мәдәни мохтарияте, Республика яшьләр, инновацион һәм профилактика программалары үзәге һәм "Идел" яшьләр үзәге оештыра.

  Быел Казанга PR – җәмәгатьчелек белән элемтәләр юнәлеше буенча эшләүче яшь лидерлар җыелачак. Чараның төп максаты – төбәктәге татар яшьләр оешмалары лидерларына ярдәм күрсәтү. Оештыручылар үзалдына яшь лидерларны төрле юнәлеш буенча укыту өчен нигез формалаштыру, төрле төбәкләрдән килгән лидерлар өчен тәҗрибә һәм белем алмашу өчен шартлар тудыру бурычын куя.

  "Идел” яшьләр үзәгеннән хәбәр ителгәнчә, мәктәптә Россия төбәкләрендә, ерак һәм якын чит илләрдә яшәүче, төбәкнең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашучы 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге татар яшьләре укыячак. Катнашучыларны кызыклы программа көтә. Алар өчен төрле лекцияләр, гамәли дәресләр, "түгәрәк өстәл”ләр оештырыла. Аннан битәр, мәктәп кысаларында татар яшьләр оешмаларына методик ярдәм дә күрсәтеләчәк.

  Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Карап чыгулар: 457 | Өстәде: Admin | Рейтинг: 0.0/0 |
Барлык комментарийлар: 0
Комментарийларны теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]
Керү

Вакыт

Сайттагы хаталарны төзәтү
Система Orphus

Сайт кунаклары:
Locations of visitors to this page

БЕЛЕМ.РУ
  • "Аттестат, аттестат һәм тагын бер мәртәбә аттестат (аттестат бланкларын тутыру өчен программа)!

  • "Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законына үзгәрешләр кертелә

  • "БДИга кесә телефоны алып кергән өчен 3 мең сум штраф

  • "Балалар биремне начар үтәсә, мөгаллим җавап тотачак


  • Татарстан яңалыклары

    Календарь
    «  Декабрь 2010  »
    ДСЧПҖШЯ
      12345
    6789101112
    13141516171819
    20212223242526
    2728293031

    Эзләү

    Сайтның дуслары

    Статистика






    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0