Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы
Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе
 ХӘЕР, ДУСЛАР! АРАЛАШЫП ЭШЛИК.
Хөрмәтле дуслар! Cайтыбызда татар һәм рус телләрендә аралашырга була. Рәхим итегез! / Уважаемые друзья! На нашем сайте можете общаться и на русском и на татарском языках. Добро пожаловать!
Меню

Бу кызыклы:

Карап барыгыз:
Imza-Подпись-Sign


























Нәни-чат
200

Бездә һава торышы:


Безнең сораштыру
Тематик план урынына Эш программасы кертелүгә ничек карыйсыз?
Барлык җаваплар: 124

Төп » 2010 » Ноябрь » 15 » Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын!
Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын!
17:14
Һәр йортка, һәр гаиләгә тынычлык, бәхет, сәламәтлек һәм уңышлар насыйп булсын дуслар!

    Мәгълүмат өчен:

Кем һәм ничек корбан чалырга тиеш?

Ел саен корбан чалу түбәндәге шартларга туры килүчеләр өчен вәҗиб:

1. Мөселман булу;

2. акылы камил булу;

3. балигъ яшьтә булу;

4. ирекле булу (әсир, кол, хөкем ителгән булмау);

5. мосафир булмау;

6. корбан чалу көнендә хәлле кеше, нисабы булган кеше булу.

Нисаб — кешенең үзенең һәм аның тәрбиясендә торучыларның, йорт-кирәк ярагы, транспорты, ашамлыгы, киеме җитәрлек булудан тыш 85 гр. артык алтыны я шул күләмдә акчасы булу һәм бурычы булмау.

Акылдан шашкан я мөселман булмаган кешедән вәҗиб һәм фарыз гамәлләрне үтәү таләп ителми. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Берәү Ислам диненнән башка дингә иярсә, аның дине вә гамәле кабул булмый, ул Ахирәттә хәсрәтләнүче һәм һәлак булучы» (3/85). «Әгәр алар Корьән юлына кайтмыйча, кяфер килеш үлсәләр, кулларында җир тулысы алтын булса да, Аллаһ газабыннан котылу өчен шул алтыннарыннан сәдака кылсалар да, кабул булмас иде. Ул кяферләргә Ахирәттә каты газап булыр һәм ярдәмчеләре булмас» (3/91).

Акылдан шашкан кеше бар дини тәлапләрдән азат, аның өчен Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен яисә гөнаһлы гамәлләр дигән төшенчә юк. Әгәр дә кеше 3-6- шартларга туры килми икән, ул корбан чалырга вәҗиб саналганнарга керми, аны башкармау гөнаһ түгел. Әмма бу аңа корбан чалу тыелган дигән сүз түгел.

Андыйларның корбан чалулары ирекле корбан чалу булып саналачак (татавва). Мәсәлән, бәлигъ булмаган бала (кыз я малай) гадел юл белән акча эшләсә яисә ата-анасы биргән акчалардан беразын җыеп барып, әтисенә аның исеменнән сарык сатып алып, аны корбан итеп чалырга сораса я аны сыер я дөя чалганда өлешкә кертергә үтенсә. Коллыкта булган кеше дә үз акчасына корбан чала ала яисә берәр кешегә куша ала.

Мосафир кеше дә я нисабы булмаган кеше дә, әгәр корбан китерү аларның гаиләләренең материаль хәлен кыен хәлгә куймаса, шулай ук корбан чала алалар.

Алда санап үтелгән алты шарттан чыгып, түбәндәгеләрне белү кирәк:

1. Корбанлык хайван бәясенең бер өлешен түләтү өчен спонсор эзләү, бурычка акча алу яисә банктан кредит алу тыела, чөнки шаригать кануннары буенча корбан чалырга ниятләгән кешенең нисабы булырга һәм корбанлык хайван сатып алу гаиләсенең хәлен авырайтмаска тиеш. Шуңа күрә дә бурычка, кредитка яисә спонсордан акча алып чалынган корбан кабул ителми. Әгәр дә инде корбан чалырга ниятләгән кешенең банкта акчасы булып та, төрле сәбәпләр аркасында ул акчаны Корбан бәйрәме көннәрендә ала алмаса, бары тик процентсыз ссуда алырга гына мөмкин.

2. Бер гаиләдән ничә кеше шушы алдан санап үткән алты шартка туры килә, шул күләмдә корбан да чалынырга тиеш. Бер гаиләдән ирекле корбанның (татавва) саны ничә булу бары тик бу гаиләнең материаль хәленә һәм ниятенә генә бәйле.

Кәҗә, бәрән бер яшьтән дә ким булырга тиеш түгел. Әгәр дә алар бер яшьтән дә ким булып, гәүдәгә зур икән, корбан итеп чалырга ярый. Бәрән, сарык, кәҗә бер кешедән генә корбан ителә. Җәбирдән, Аллаһ ризалыгында булсын, сораганнар: «Бәрән суйганда эре терлек суйгандагы кебек өлешкә кереп буламы?». «Бу бары тик эре терлекне корбан итеп чалганда гына мөмкин», — дип җавап биргән.

Әгәр дә мөселман кешенең гаиләсе бар икән һәм ул аларны тәэмин итүче булса, ул чалган корбан гаиләсе исеменнән дә була. Абу Әюб әйткән: «Пәйгамәребез заманында бер мөселман кешесе гаиләсе исеменнән корбанга сарык чалган. Итнең бер өлешен гаиләсенә калдырып, калганы белән башкаларны сыйлаган. Кешеләр аның белән горурланганнар, димәк, аның нияте максатка ирешкән» (Ибн Маджа, ат-Тирмизи).

Сыер, буйвол, үгез ике яшьлек, дөя биш яшьлек булырга тиеш. Андый хайваннарны бер кеше исеменнән дә, җиде кеше исеменнән дә корбан итеп чалырга була. Өлешкә кереп корбан чалганда һәр җиде кешенең дә корбан чалу нияте булырга тиеш, әгәр берсендә генә үзгә ният булса, калганнарның корбаннары кабул булмый. Җәбир сүзләре искә алына: «Аллаһ Тәгалә илчесе корбанга сыер я дөя чалынганда, һәр җиде кешегә дә өлешкә керергә кушкан». Икенче вариантта Пәйгамбәр аләйһис-сәлам әйткән: «Корбанга сыер я дөя чалганда җидегез дә өлешкә керсен» (ике сахихларга да таянып, Буркани тапшырган). Икенче версия буенча Җәбир әйткән: «Без пәйгамбәр аләйһис-сәлам белән хаҗ һәм өмрә вакытында җидешәр кеше корбанга өлешкә кердек». «Кәүсәр» сүрәсеннән күренгәнчә, хәдисләрдә дә үлгәннәрне корбанга өлешкә кертү турында сүз бармый. Чөнки үлгәннән соң кешенең ирекле я вәҗиб вазифаларны башкару мөмкинлеге калмый. Аллаһ Тәгалә Корьәндә әйткән: «Кеше нәрсәгә омтылса, шуңа гына ирешә дә» (53/39). Үлгән кешене бары тик ул үзе исән чакта ниятләгән булып, үләсен сизеп корбанга акчаны берәрсенә калдырып, башкарып чыгуны тапшырган булса гына, корбан өлешенә кертергә була. Бу очракта бу васыятьне башкаручы кеше корбан итен тулаем таратып бетерергә тиеш. Әгәр дә корбан чалучы корбан чалу гамәлнең савабын үлгәннәр рухына багышларга теләсә, аңа тагын бер корбан чалырга туры киләчәк. Җәбир тапшырганча, «Пәйгамбәр аләйһис-сәлам ике бәрән чалган, берсен үзеннән һәм берсен өммәтеннән (корбан чалу вазифасыннан азат итмәгән, фәкать барча исән һәм вафат мөселманнарга савабын багышлаган). Мондый корбан итен үзең теләгәнчә кулланырга була, шулай да аны таратсаң, үлгән кеше өчен савабы күбрәк.

Кеше изге гамәлләр кылып, үзенең рухи торышын яхшырта, калебен чистарта. Ә савапны үлгәннәргә багышлап кына, бу кешенең үзе исән чакта башкара алып та тормышка ашырмаган гамәлләренең савабын кайтара алмый, бары тик бераз җиңеләйтә генә ала. Әмма үлгәннәрне кайгыртканчы, башта үзең турында уйларга кирәк. Беренче корбанны Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам рухына багышларга, шулай ук эре терлекне корбанга чалганда өлешкә кертү дә кирәкми. Бу турыда ни Корьәндә, ни Сөннәттә дә берни әйтелмәгән. Икенчедән, Пәйгамбәребез Аллаһ каршында шундый югарылыкта, ул безнең тарафтан мондый гамәлләргә мохтаҗ түгел. Аңа мәхәббәтебезне без Аллаһ Тәгалә кушканнарны башкарып, тыйганнарыннан тыелып кына күрсәтә алабыз.

Әгәр дә бер мөселман эре хайванны бер үзеннән генә корбан итеп китерә икән, ул тулаем аның өчен генә була, ә җидедән бер өлеше генә түгел. Ул я аның үзеннән я бар гаиләсеннән санала. Шуңа күрә дә бер гаиләгә эре хайваннны өлешләп ният кылуның мәгънәсе юк, алар аның хакын бүлешсәләр генә.

2. Корбанга чалына торган хайван нинди булырга тиеш?

Корбанга чалына торган хайван сау-сәламәт булырга тиеш.

Начар күрү, кылыйлык, бер аякка аксап, башкаларына баса алу, тумыштан мөгезләре өлешчә я тулысынча булмау, тамгалы я киселгән колак очлары, берничә тешләре җитмәү, колак я койрыкның бер өлеше җитмәү, колаклары кыска булу, корчангы авыруы кебек кимчелекләре булган хайваннарны корбан итеп чалырга ярый.

Бер я ике күзе дә күрмәү, йөри алмаслык аксау, бер я ике колагы тулысынча киселгән булу, койрыгы яртылаш я тулысынча киселгән булу, җиленендә имчәкләре булмау, җелеге кибәрлек ябык булган, тумыштан койрыгы я колагы булмаган, көтүгә йөртүгә комачаулык китерүче дәрәҗәдә котырынган булган, нәҗес ашаучы хайваннарны корбан итеп чалырга ярамый.

3. Күпме вакыт эчендә корбан чалына?

Зөлхиҗҗәнең 10- көнендә Гает намазыннан соң башлап, Зөлхиҗҗәнең 11-13 көнне кояш баеганга кадәр корбан чалынырга тиеш. Корбан чалу урыны яхшы яктыртылса, төнлә дә корбан чалырга була. Башка очракта мәкрух.

4.Корбан чалу вакытында тәкъбир әйтү ярыймы?

Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам сөннәте буенча корбан чалу әдәбе бар. Ул түбәндәгеләрдән гыйбәрәт:

Корбан бәйрәмгә ике-өч көн кала корбанлык хайванны башкалардан аерып, аерым чиста урында тоталар.

Корбан чаласы көнне корбанлык хайванны бизәргә була (мөстәхәб).

Корбан чалырга ниятләгән кешегә барысын да үзе башкару яхшырак (сөннәт): пычак үткенләү, корбанлык хайванның арткы аягыннан башка өчесен бәйләү, Кыйблага каратып хайванны сул ягына яткыру, янәшәдәге кешеләр белән бергә тәкъбир әйтү. Тәкъбир: «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, ләә илләһә илләлләһу, валлаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр вә лилләһил хәмд». Тәкъбирдән соң дога кылына: «Иннә саләәти вә нусуки вә мәхьйәйә вә мәмәәти лилләәһи раббил ааләмиин». Шуннан соң кулга пычак алып, «биссмилләh, Аллаһу әкбәр» дип корбанлык хайванны чалырга кирәк.

5. Ни өчен арткы аягын бәйләмиләр?

Корбанлык хайван тыпырчынмасын һәм качып китмәсен өчен өч аягын бәйләргә кушыла. Бер аягын исә иттән мөмкин кадәр күбрәк кан аерылсын өчен ирекле калдыралар.

6. Хатын-кыз корбан чалган урында була аламы?

Әгәр дә ул психологик яктан бу күренешне кичерә ала икән, корбанлык хайван яисә башка терлек чалганда, якында була ала. Башка очракта тыела.

7. Хатын-кыз үз кулы белән корбан чала аламы?

Корбан чалуда аерым бер катгый таләпләр бар, алар ир-атка да һәм хатын-кызга да бер дәрәҗәдә кагыла. Бу корбан чалу кагыйдәләрен белү һәм корбан чалганда кулы калтырап, хушын югалтмавын төгәл белү.

8. Корбан чалу көне алдыннан күреме башланган хатын-кыз нишләргә тиеш?

Әгәр дә ул үз кулы белән корбан чалырга ниятләгән булса, бу очракта бу эшне башка мөселман ир-атка тапшыру яхшырак. Шул ук вакытта аңа корбан чалган урында, мәчеттән тыш Гает намазының вәгазендә булу тыелмый.

9. Корбанлык хайван хуҗасының корбан чалган вакытта булуы мәҗбүриме?

Пәйгамбәребез Мөхәммәт аләйһис-сәлам кызы Фатыйманың корбанлык хайванын чалганда аны янына чакыра. Шулай булгач, хуҗаның булуы яхшы, ләкин мәҗбүри түгел.

10. Корбанлык хайван балаласа нишләргә?

Хайван үзе корбанга чалыныр, баласы я тере хәлендә сәдака кылыныр, я анасы белән бугазланыр яисә сатып, акчасы фәкыйрьләргә таратылыр.

11. Корбан чалырга ниятләгән Кеше ураза тотарга тиешме?

Юк, тиеш түгел. Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам хәдисе буенча, кеше корбан чалырга җыенамы-юкмы, Зөлхиҗҗә аеының 9-көнендә, Корбан бәйрәмгә бер көн кала, ураза тотса яхшы булыр (сөннәт). Пәйгамбәр галәйһис-сәлам әйткән: «Гарәфә көнне ураза тоту узган һәм алдагы еллардагы кече гөнаһларны кичерә (ат-Тирмизи, Ибн Мадҗа, ән-Наса). Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам Корбан, әййәм әт-тәшрикъ (Зөлхиҗҗә аеының 11, 12, 13) һәм Рамазан бәйрәм көннәрендә, ураза тотуны тыйды. Корбан бәйрәм көнне бәйрәм намазына чаклы һәм аннан соң да корбан итеннән ризык әзерләгәнче ашамый торырга яхшы. Ул көнне беренче кабул ителгән ризык корбан итеннән булса яхшы. Мондый тыелып тору ураза тоту саналмаса да, аңа тиң санала.

12. Корбан хайванының сөякләре һәм ашарга ярамаган башка әгъзалары белән нишләргә?

Бу турыда махсус күрсәтмәләр юк, шуңа күрә аларны я тиешле урында чүплекләргә ташларга яисә аларны ашый торган хайваннарга бирергә кирәк.

13. Корбан итен күпме вакыт эчендә ашап бетерергә кирәк?

Сәлам бин әл Аква әйтүенчә, Пәйгамбәребез әйткән: «Корбан чалган кешенең өендә өченче көнгә корбан ите калмаса яхшы булыр». Киләсе елга Пәйгамбәр аләйһис-сәламнән сораганнар: «Быел безгә корбан ите белән былтыргы кебек эшләргәме?» Ул җавап биргән: «Үзегез ашагыз, башкаларны ашатыгыз, запас ясагыз. Узган ел авыр килде. Мин сезнең башкаларга булышуыгызны теләгән идем» (Сахих әл Бохари, корбан чалына торган хайваннар турында бүлек, № 5569. Хәнәфи фикхы (Корбан чалу).

Хәдистән күренгәнчә, аерым вакыт билгеләнмәгән. Барысы да җәмгыятьнең экономик хәленнән тора. Корбан чалучыларга үз регионнарының экономик торышын истә тотарга кирәк. Әгәр дә экономик кризис сәбәпле мохтаҗлар саны арта икән, бик кирәк булмаса, корбан итен үзләренә калдырмасалар да була. Тиз арада корбан итен мохтаҗларга таратырга кирәк. Экономика стабиль вакытта, корбан итен запас калдырырга да ярый. Аны куллану вакыты саклау һәм куллану күләменнән генә тора. Суыткычлар булу корбан итен озак сакларга мөмкинлек бирә.

Корбан нәзер итеп чалынган икән, аны чалучыларга итен ашау тыела. Әгәр ашасалар, ашалган ит күләмендә акча хәер итеп таратыла.

14. Корбанга чалынган хайванның итен, тиресен, япмаларын сатарга буламы?

Али бин Әбү Талиб сүзләреннән: «Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам аның корбанлык хайваннары артыннан карарга кушты һәм аларның итен, тиресен, аларны каплаган әйберләрне хәер итеп таратырга кушты, корбанны чалучыга берни бирмәскә кушып: «Без аңа үзебез бирербез», — дип әйтте (килешенгән хәдис, и лә ас-сунан, 17/263).

Икенче хәдисендә Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам әйткән: «Кем корбанга чалынган хайванның тиресен сата, аның корбаны булмас». Бу хәдисләрдән чыгып, корбанга чалынган хайваннарның итен дә, тиресен дә, алардан калган япмаларны да сатарга ярамый.

15. Корбан чалу урынына корбан хайваны бәясе күләмендә хәер тарату белән алыштырырга ярыймы?

Аллаһ Тәгалә Кәүсәр сүрәсендә (108) икенче аяттә әйткән: «Аллаһ Раббың хакына намаз кыл һәм корбан китер». Бу аяттә Раббың хакына корбан хайванының канын агызу турында сүз бара, аның исәбенә акча тарату турында түгел. Болай эшләргә ярамый, хәер тарату ул ирекле хәер тарату категориясенә керә, корбан чалуны алыштыра алмый.

16. Зөлхиҗҗә аенда уздырыла торган мәҗлесләрдә тәкъбир-тәшрикъ әйтергә ярыймы?

Дин белеме белгечләре әйтелү вакыты буенча тәкъбирләрне ике төргә бүләләр:

Ат-такъбир әл мотлак (вакыты буенча чикләнмәгән тәкъбир)

Ат-тәкъбир әл мокаййид (вакыты чикләнгән тәкъбир.

Ат-такъбир әл мотлак Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә һәм тәшрикъ (11, 12, 13) көннәрендә теләсә кайсы вакытта әйтелә. Бу тәкъбирнең вакыты зөлкәгъдә аеның соңгы көнендә кояш батканнан соң башлана һәм Зөлхиҗҗә аенының 13- көнендә кояш батканчыга кадәр дәвам итә.

Бу тәкъбирне дәлилләп дин белгечләре түбәндәге аятне китерәләр: «Дөньяларына вә диннәренә файда китерсеннәр өчен тәшрикъ кебек бәйрәмнәрдә Аллаһ исемен күп зикер итсеннәр» («Әл-хаҗ сүрәсе, 28 аят). Алдан әйткәнчә, Ибн Әббәс һәм башка дин белгечләре фикеренчә, бу көннәр Зөлхиҗҗә аеының беренче ун көне.

«Билгеле олуг санаулы көннәрдә Аллаһны зикер итегез» («Сыер» сүрәсе, 203 аят). Изге Корьән тәфсирендә Ибн Кәсир (Аллаһ ризалыгында булсын) Ибн Әббәснең сүзләрен китерә: «Санаулы көннәр тәшрикъ көннәредер (Зөлхиҗҗә аеның 11, 12, 13 көннәредер). Шундый ук сүзләр Ибн Үмәрдән, Ибн аз-Зурайрадән, Әбү Мусадан, Аты, Мөҗәһидтән һәм башка дин белгечләреннән китерелә.

Хәдисләргә килгәндә, Абдуллаһ ибн Үмәр, Аллаһ рәхмәтендә булсын, Пәйгамбәребез галәйһис-сәламнең Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә тәхлил (ләә илләәһә иллә ллаһ), тәкъбир (Аллаһу әкбәр) һәм тәхмид (Әлһәмдү лилләһ) әйтү турындагы хәдисен (Әхмәд, 7/224) китерә.

Имам әл Бохари «Сәхихләр» җыентыгында Ибн Үмәр һәм Абу Хурайраның (Аллаһ ризалыгында булсыннар) ун көн буе базарга йөреп «Аллаһу әкбәр» дип тәкъбир әйтеп, башкаларны да кабатларга өндәүләре турында яза.

Исхак та үз чиратында табииннарның да (сәхабәләр эшен дәвам итүче укучылар буыны) бу көннәр дә «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, ләә илләәһә иллә ллааһу валлааһу әкбәр, Аллаһу әкбәр вә лилләәһил хәмд » дип кабатлаганнары турында тапшыра.

Аллаһ Тәгаләне тәшрикъ көннәрендә зикер итү турында Мөслим һәм Әхмәд имамнар Пәйгамбәребезнең алдагы хәдисен «Тәшрикъ көннәре ризык кабул итү, су эчү һәм Аллаһны зикер итү өчен» китерәләр.

Ат-тәкъбир әл мокаййид (вакыты чикләнгән тәкъбир. Бу тәкъбир һәр фарыз намаздан соң әйтелә. Беренче тапкыр ул Гарәфә көнендә иртәнге намаздан соң әйтелә, аннан соң һәр фарыз намаздан соң, соңгы тапкыр Зөлхиҗҗәнең 13- көнендә икенде намазыннан соң әйтелә.

Бу тәкъбирне дәлилләп, дин белгечләре алдан әйтелгән кайбер аятләрне һәм хәдисләрне китерәләр. Моннан тыш тагын Пәйгамбәрнең сәхабәләре әйткәннәр дә китерелә.

Али, Аллаһ ризалыгында булсын, тәкъбирне Гарәфе көнне иртәнге намаз арты ук әйтә башлап, тәшрикъ нең соңгы көнендә ахшам намазыннан соң тәмамлый торган булган (Аби шейба бу турыда «Әл-Мосаннаф»та китерә. Шәех әд Албани моның дөреслеген «Әл-Ирва»да дәлилли).

Үмәр бин әл-Хаттаб, Аллаһ ризалыгында булсын, Минада булганда үз палаткасында тәкъбирне шулкадәр кычкырып әйтә торган булла, мәчеттә булганнар анны ишетеп кушыла торган булалар. Аннан инде базардагы кешеләр дә аларга кушылып, Мина үзәнлеге тәкъбир тавышы белән тула торган була.

Шулай ук Ибн Үмәр дә, Аллаһ ризалыгында булсын, бу көннәрдә һәр намаз арты урынында ярым ятып, җыеннарда да я кая булса да җәяү барганда тәкъбир әйтә торган була.

Мәймүнә, Аллаһ ризалыгында булсын, Корбан бәйрәм көнне тәкъбир әйтә торган була. Хатын-кызлар тәшрикъ көннәрендә Абана ибн Усман һәм Әмр ибн Абдул-Азиз белән бергә мәчеттә тәкъбир әйтә торган булганнар.

Тәкъбир әйтүнең сәбәпләрен аңлатып, Ибн Һәҗар «Татх әл барии»да әл Хаттабиның түбәндәге сүзләрен китерә: «Бу көннәрдә тәкъбир әйтүнең зирәклеге шунда ки, җәһиллият вакытанда корбан тагутларга (потларга) чалынган. Корбан чалганда тәкъбир әйтү бу гамәлнең бары тик Аллаһ тәгалә өчен генә икәнен белдерә».

Шулай итеп, алдагы аятләрдән күренгәнчә, Зөлхиҗҗә аеның 5 көнендә, 9-ыннан башлап, ат-тәкъбир һәм әл-мотлак бер-берсенә туры киләләр. Гарәфә көненнән башлап, һәр намаздан соң ат-тәкъбир әйтеп, Зөлхиҗҗәнең 13-көненә кадәр тәүлекнең теләсә кайсы вакытында әл-мотлак тәкъбир дә әйтелә.

Шул ук вакытта, дин белгечләре әйткәнчә, хаҗ кылучыларга Корбан бәйрәм көнне тәлбийә ййтеп, өйлә намазыннан соң тәкъбир әйтә башларга мөмкин. Бу турыда тулырак итеп Ибн Базның «Китаб Маджму Фатава», Ибн Усайминныө «Шарх аль_Мумти» китапларыннан укырга була. Алдан әйткәннәрдән чыгып, тәшрикъ тәкъбир бәйрәм көннәреннән соң берничек тә әйтелми.

Чыганак: tatar-islam.ru


Кулланма: http://qushlawich.ru/taxonomy/term/4

Карап чыгулар: 1056 | Өстәде: Admin | Рейтинг: 5.0/1 |
Барлык комментарийлар: 0
Комментарийларны теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]
Керү

Вакыт

Сайттагы хаталарны төзәтү
Система Orphus

Сайт кунаклары:
Locations of visitors to this page

БЕЛЕМ.РУ
  • "Аттестат, аттестат һәм тагын бер мәртәбә аттестат (аттестат бланкларын тутыру өчен программа)!

  • "Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законына үзгәрешләр кертелә

  • "БДИга кесә телефоны алып кергән өчен 3 мең сум штраф

  • "Балалар биремне начар үтәсә, мөгаллим җавап тотачак


  • Татарстан яңалыклары

    Календарь
    «  Ноябрь 2010  »
    ДСЧПҖШЯ
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    2930

    Эзләү

    Сайтның дуслары

    Статистика






    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0