Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы
Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе
 ХӘЕР, ДУСЛАР! АРАЛАШЫП ЭШЛИК.
Хөрмәтле дуслар! Cайтыбызда татар һәм рус телләрендә аралашырга була. Рәхим итегез! / Уважаемые друзья! На нашем сайте можете общаться и на русском и на татарском языках. Добро пожаловать!
Меню

Бу кызыклы:

Карап барыгыз:
Imza-Подпись-Sign


























Нәни-чат
200

Бездә һава торышы:


Безнең сораштыру
Тематик план урынына Эш программасы кертелүгә ничек карыйсыз?
Барлык җаваплар: 124

Төп » 2010 » Октябрь » 14 » "Белем җәүһәрләре" Халыкара интернет-проектлар бәйгесе үзенең беренче җиңүчеләре
"Белем җәүһәрләре" Халыкара интернет-проектлар бәйгесе үзенең беренче җиңүчеләре
09:43
"Белем җәүһәрләре" Халыкара интернет-проектлар бәйгесе үзенең беренче җиңүчеләре белән таныштыра

Иртәгә, 15 октябрь көнне, "Белем җәүһәрләре" Халыкара интернет-проектлар бәйгесе үзенең беренче җиңүчеләре белән таныштыра.

Финалистлар белән бәйгенең рәсми сайтында инде хәзер үк танышырга була.

Иң күп интернет-проект авторлары - укытучылар. Моның шулай булачагы алдан ук мәгълүм иде инде. Беренчедән, быел Укытучылар елы булса, икенчедән, татар телендә эшләп килгән кызыклы һәм файдалы күп кенә ресурсларның авторлары - укытучылар. Моны бәйгенең оештыручысы - "Белем.ру" оешмасы тарафыннан төзелгән порталның каталогында да күрергә мөмкин. Шул ук вакытта бәйге конкурсантлары арасында укучыларның иҗат төркемнәре сайтларын да очратырга була. Әлеге хезмәт тә шул ук укытучыларның тырыш хезмәт җимеше ул.

Бәйге "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган иде. Бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләргә географик чикләүләр юк, анда дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәгән теләсә кем катнаша ала. Бары тик бер чикләү - интернет-проект кимендә 50% татар телендә эшләп килергә тиеш. Иң зур игътибар ресурсның сыйфатына бирелә. Уникаль эчтәлекле, яхшы бизәлешле, технологик яктан камил сайтларның әлеге бәйгедә җиңеп чыгу ихтималы аеруча зур.

"Әгәр интернет-проект әлеге бәйгедә катнашучылар исемлегенә кергән икән, димәк ул да игътибарга лаек булырга тиеш". "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Раил Гатауллин шундый фикердә тора. Финалга узмасалар да, без аларны оешманың рәхмәт хатлары белән билгеләп үтәчәкбез. Чөнки гыйлем юлындагы һәр кеше кадер-хөрмәткә лаек булырга тиеш, ди ул.

Финалистларга чакыру хатлары җибәрелгән инде. Алар иртәгә 14.00 сәгатьтә Казан шәһәренең Мәскәү районында (Ш.Усманов урамы, 11) урнашкан Ш.Мәрҗани исемендәге икенче татар гимназиясе диварларында җыелачаклар. Чакырылган кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, "Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы, Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге баш киңәшчеләре Шәйхиева Фирая Разыйх кызы һәм Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы, Мәгариф министрлыгы һәм Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчелеге, массакүләм мәгълүмат чаралары, Казан шәһәренең татар мәктәпләре җитәкчеләре һ.б. кунаклар бар.


"Карусель" Б.Тихонов: http://qushlawich.ru/node/16

Карап чыгулар: 584 | Өстәде: Admin | Рейтинг: 0.0/0 |
Барлык комментарийлар: 1
1 Булат/Мишәбаш   (14.10.2010 22:06)
Абау, чакырылган кунаклар исемлеген күргәч бөтенләй каушатты!!!

Комментарийларны теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]
Керү

Вакыт

Сайттагы хаталарны төзәтү
Система Orphus

Сайт кунаклары:
Locations of visitors to this page

БЕЛЕМ.РУ
  • "Аттестат, аттестат һәм тагын бер мәртәбә аттестат (аттестат бланкларын тутыру өчен программа)!

  • "Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законына үзгәрешләр кертелә

  • "БДИга кесә телефоны алып кергән өчен 3 мең сум штраф

  • "Балалар биремне начар үтәсә, мөгаллим җавап тотачак


  • Татарстан яңалыклары

    Календарь
    «  Октябрь 2010  »
    ДСЧПҖШЯ
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    25262728293031

    Эзләү

    Сайтның дуслары

    Статистика






    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0