Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы
Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе
 ХӘЕР, ДУСЛАР! АРАЛАШЫП ЭШЛИК.
Хөрмәтле дуслар! Cайтыбызда татар һәм рус телләрендә аралашырга була. Рәхим итегез! / Уважаемые друзья! На нашем сайте можете общаться и на русском и на татарском языках. Добро пожаловать!
Меню

Бу кызыклы:

Карап барыгыз:
Imza-Подпись-Sign


























Нәни-чат
200

Бездә һава торышы:


Безнең сораштыру
Тематик план урынына Эш программасы кертелүгә ничек карыйсыз?
Барлык җаваплар: 124

Төп » 2010 » Сентябрь » 29 » wimdows 7 операцион системалы компьютерлар 2
wimdows 7 операцион системалы компьютерлар 2
12:46
     Әлеге теманың төп өлеше икенче биткә күчү сәбәпле яңа тема ачырга булдык. 
Компьютерда эшләүне җиңеләйтү өчен "кайнар төймәләр" кулланып булуы һәрберебезгә таныш. Аларны кулланып эшләү нык ярдәм итә. Шуны истә тотып, теләгән кешеләр куллансын өчен wimdows 7 системасының да кайбер "кайнар төймәләр"ен күрсәтеп китик әле:


CTRL+SHIFT+N
CTRL+SHIFT+N комбинациясе ачылган урында яңа папка төзи. Аңа исем генә кушасы кала.

WIN+ПРОБЕЛ
Windows логотибы төшерелгән төймәне һәм пробелны бергә басу барлык ачык тәрәзләрне үтә күренмәле итеп эш өстәлен күрү мөмкинлеге бирә. Төймәләрне җибәрүгә ачык тәрәзләр үз хәленә кайта. Әйтеп кителгән функцияне аста сәгатьнең уң ягындагы шакмак та башкара.

WIN+HOME
Әлеге төймәләрне бергә басу берничә тәрәз ачылган вакытта актив тәрәзне генә калдыру өчен кулланыла. Бүтән тәрәзләр яшереләләр. Кабаттан комбинацияне куллану тәрәзләрне яңадан ача.

WIN + УКЛАР (ӨСКӘ, АСКА, УҢГА, СУЛГА)
Әлеге комбинацияне куллану тәрәз зурлыкларын үзгәртә. Windows логотибы төшерелгән төймәне һәм өскә угын басу кечкенә булып ачылган тәрәзне экран зурлыгына урнаштыра, аска угын куллану тәрәз зурайтылган булса аны кечерәйтә һәм кечкенә тәрәзне аска яшерә. Уң һәм сул укларын да куллану тәрәзне экранның уң һәм сул якларына күчерә.

WIN+T
Әлеге төймәләрне куллану пуск төймәсе янында урнашкан панель задачтагы ачык булган программаларның кечерәйтелгән тәрәзчекләрен күрсәтә. Сайлан алынган тәрәзчекне ENTER төймәсенә басып ачып җибәреп була. 

"Кайнар төймәләр"не үзегез дә күрсәтеп яза аласыз, сораулар, яңалыклар булса да языгыз. Аралашып эшлик!


Карап чыгулар: 773 | Өстәде: Admin | Рейтинг: 5.0/1 |
Барлык комментарийлар: 8
1 Admin   (30.09.2010 19:06)
Кызыксындырган сораулар, тәкъдимнәрегезне дә языгыз. Аралашып эшлик!

2 matur   (30.09.2010 20:41)
Рәхмәт!

3 Admin   (05.02.2011 08:40)
Яңа тема итеп ачканчы монда гына дәвам итим әле.
Windows 7 операцион системасының 5 төре белән кыскача танышып китәрбез.
1. “Windows 7 Начальная”. Бу версия Windows 7нең иң гадиләштерелгән һәм кыскартылган варианты. Әлеге системаны төзүнең төп максаты: аны мөмкинлекләре чикле нетбукларга (кечкенә ноутбук дип уйлагыз) урнаштыру. Бу версиядә эш өстәленең фонын алмаштырып булмый, Aero интерфейсы юк. Локаль челтәрнең бүтән компьютерларына күчерү өчен резерв копияләрне автомат эшләү мөмкинлеге юк. Windows Media Center, Записки, Ножницы программалары юк. Бу кыскартуларны нетбукларның сату бәяләре бик югары булмасын эшлиләр. Чөнки бәягә, куелган операцион ситема бәясе дә керә. Димәк бу Windows 7нең иң арзанлы төре дә булып чыкты.

4 Admin   (05.02.2011 08:42)
2. “Windows 7 Домашняя базовая”. Бу төр, компьютерлары бик көчле булмаган кулланучылар өчен. Анда Aero интерфейсы юк һәм кайбер мультимедия мөмкинлекләре чикләнгән. Локаль челтәрнең бүтән компьютерларына күчерү өчен резерв копияләрне автомат эшләү мөмкинлеге юк.

5 Admin   (05.02.2011 08:44)
3. “Windows 7 Домашняя расширенная”. Әлеге төрдә Aero интерфейсы бар. Әмма локаль челтәрнең бүтән компьютерларына күчерү өчен резерв копияләрне автомат эшләү мөмкинлеге юк. Шуңа да карамастан иркенләп замана яңалыкларын тоеп эшләрлек версия.

6 Admin   (05.02.2011 09:00)
4. “Windows 7 Профессиональная”. Әлеге төр алдагы версиянең барлык функцияләрен үз эченә алган. Әлеге компьютерларны домен исемнәре кулланып корпоратив локаль челтәргә ялгап була, эш өстәле белән читтән торып идарә итү мөмкинлеге бар һәм мәгълүматны BitLocer технологиясе кулланып шифрлау каралган. Бу төрдә инде кулланучылар өчен кызыклы өстәмә яңалыклар да бар. Аларның кайберләре турында монда язган идек.

7 Admin   (05.02.2011 09:02)
5. “Windows 7 Максимальная”, “Windows 7 Корпоративная”. Төрләре төрле исемдәге бер үк продукт. Аерма аларның кулланучыларында гына. Беренчесе кулланучыларның киң аудиториясе өчен булса, икенчесе бары тик корпоратив лицензия буенча гына сатыла. Әлеге төрләрдә алда саналган версияләрнең барлык мөмкинлекләре бар һәм тагын бик күп өстәмәләр урнаштырылган. Мәсәлән: мәгълүматларны саклауның яңа технологиясе BitLocer To Go шифрлавы. Барлык тел пакетлары, виртуаль диск куллану, зур корпоратив челтәргә тоташу тизлеген арттыру өчен BranchCache технологиясе һ.б.

8 Admin   (05.02.2011 09:06)
Алдагы хәбәрләр Windows 7 верияләренә кыскача гына күзәтү булды. Сорауларыгыз булса языгыз. Бергәләшеп әлеге системаның барлык мөмкинлекләрне яхшылап анализларбыз, өйрәнербез. Әлеге төрләр никадәр кыскартылганы булса да элекке операцион системалардан бер башка өстен. Эшләп караган һәм барлык мөмкинлекләрен өйрәнгән очракта моңа инаначаксыз. Киләсе хәбәрләрдә бу версияләрнең бәяләренә дә күз йөртеп чыгарбыз әле бергәләшеп.

Комментарийларны теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]
Керү

Вакыт

Сайттагы хаталарны төзәтү
Система Orphus

Сайт кунаклары:
Locations of visitors to this page

БЕЛЕМ.РУ
  • "Аттестат, аттестат һәм тагын бер мәртәбә аттестат (аттестат бланкларын тутыру өчен программа)!

  • "Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законына үзгәрешләр кертелә

  • "БДИга кесә телефоны алып кергән өчен 3 мең сум штраф

  • "Балалар биремне начар үтәсә, мөгаллим җавап тотачак


  • Татарстан яңалыклары

    Календарь
    «  Сентябрь 2010  »
    ДСЧПҖШЯ
      12345
    6789101112
    13141516171819
    20212223242526
    27282930

    Эзләү

    Сайтның дуслары

    Статистика






    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0