Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы
Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе
 ХӘЕР, ДУСЛАР! АРАЛАШЫП ЭШЛИК.
Хөрмәтле дуслар! Cайтыбызда татар һәм рус телләрендә аралашырга була. Рәхим итегез! / Уважаемые друзья! На нашем сайте можете общаться и на русском и на татарском языках. Добро пожаловать!
Меню

Бу кызыклы:

Карап барыгыз:
Imza-Подпись-Sign


























Нәни-чат
200

Бездә һава торышы:


Безнең сораштыру
Тематик план урынына Эш программасы кертелүгә ничек карыйсыз?
Барлык җаваплар: 124

Төп » 2010 » Август » 18 » wimdows 7 операцион системалы компьютерлар
wimdows 7 операцион системалы компьютерлар
20:41
     Районыбыз мәктәпләренә Wimdows 7 операцион системасы урнаштырылган компьютерлар кайтты. Хөрмәтле коллегалар! Әлеге системаны эшләтеп җибәрү һәркемгә дә җиңел бирелмәс дигән фикерне дәвам итеп аз гына ярдәмлек хәбәр урнаштырырга булдык. Чөнки әлеге системага Vistaдан күчү җиңелерәк, ХРдан күчү авыррак тоелырга мөмкин. Әлеге язмабыз Сезгә ярдәм итә алса бик шат булырбыз.
    1. Компьютерны тиешенчә урнаштырып чыбыкларын электр челтәренә тоташтырып куябыз (локаль челтәрне яки модемны тоташтырмый торыйк).
    2.  Компьютер  беренче кабынганда (күп вакыт) электр челтәреннән дөрес өзелмәгән кебек кабызу вариантлары белән ачыла. Монда Обычная загрузка сайлыйбыз.
    3. wimdowsны көйләү (Настройка wimdows) тәрәзендә үзебезгә яраклы итеп Россия (рус) вариантларын калдырып Далее төймәсенә басабыз.
    4. Яңа ачылган тәрәз кулланучы исемен (имя пользователя) һәм пароль сорый, шунда ук компьютерның исеме чагыла. Ул RAY дип атала. Монда кулланучыга исем бирәбез. Мәсәлән Укытучы. Моңа бәйле рәвештә Компьютер исеме дә үзгәрә: Укытучы-RAY. Боларны эшләгәч пароль урнаштырабыз, монда аны искә төшерү өчен ярдәмлек күрсәтү кирәк (подсказка пароля). Компьютерга исем куйганда укытучы һәм укучы компларын күз уңында тотыгыз. Шулай ук компьютерның кулланучыларын да күзаллап куегыз. Бездә мәсәлән укытучы компьютерында Администратор - Укытучы, гади кулланучылар өчен - Укучы...
    5. Алда санап кителгәннәрне үткәч компьютерны саклау системасы тәрәзе ачыла. Анда Использовать рекомендуемые параметры урнашкан вариантны сайларга.
    6. Компьютерның вакытын көйләү тәрәзендә (автомат рәвештә дөрес булырга тиеш) вакытны көйлибез.
    Әлеге процедуралардан соң эш өстәле ачыла... Иң беренче эш итеп компьютерның үзенә инде урнаштырылган Microsoft Security Essentials антивирусын эшләтеп җибәрергә киңәш итәм.
    7. Антивирусны эш өстәлендәге иконкадан ачабыз. Ачылган тәрәзләрдә Далее төймәсенә басып барырга (Лицензион килешүне кабул итәм галочкасын куярга онытмагыз һ.б.). Антивирус кабынгач аның Главная дигән вкладкасында Защита в реальном времени Включена язуы һәм язу каршында яшел түгәрәктә ак галочка торырга тиеш!!! Болай торса антивирус эшли башлады дигән сүз. Аның астында Обновить төймәсенә басмагыз. Әлеге антивирус ГИСТЛы интернетта яңармый. Бәлкем әлегә мин генә табып бетермәгәнмендер.
    Командная строка аркылы ИЕ браузеры көйләнмәләрен кулланып проксидан яңару ысулын таптым. Ләкин ул ярдәм итмәде. Бу мәсәләдә эзләнү дәвам итә. Ярый, антивирусны яңарту турында соңрак, дәвам итәбез:
    8. Хәзер компьютерга интернет (модемны яки кемдәдер инетка тоташкан локаль челтәрне) ялгыйбыз. Компьютер үз көйләнмәләрен алуга мониторның аскы уң як өлешендәге локаль челтәр значогы (монитор рәсеме) үзгәрә һәм безгә яңа тәрәз ачыла. Ачылган тәрәздә челтәр өчен төрле саклану чаралары булган ялгану ысуллары күрсәтелә. Бу тәрәздә Домашняя сеть
вариантын сайларга киңәш итәм. Бу компьютерның локаль челтәрдә эшләве өчен файдалы булачак. Бу процедураны үткәч компьютер көйләнмәләр башкара һәм безнең алдыбызга Центр управления сетями и общим доступом тәрәзе ачыла. Әгәр ачылмаса мониторның аскы уң як өлешендәге локаль челтәр значогына бер тапкыр чиртәбез һәм ачылган информациядә Центр управления сетями и общим доступом сылтамасына (ссылка) басып әлеге тәрәзне ачабыз. Аның өске өлешендә мондый рәсем
 
(сезнең кушкан исемнәр буенча үзгәрешләр булырга мөмкин) торса компьютер интернетка тоташты дигән сүз.
    Браузерларны (Internet Explorer яки Mozilla Firefox) РООдан биргән күрсәтмәләр буенча көйлибез (Internet Explorer, Mozilla Firefox.)

Карлыгачка кабул итү кичәсе: http://qushlawich.ru/node/14


Карап чыгулар: 1585 | Өстәде: Admin | Рейтинг: 5.0/3 |
Барлык комментарийлар: 231 2 »
1 Admin   (18.08.2010 21:13)
7 нче бүлеккә дәвам: күрсәтелгән Антивирусны яңартуның әлегә кулдан эшләү ысулын гына таптык (тиз арада бу проблема хәл ителер дип уйлыйм).
microsoft.com сайтыннан
Microsoft Security Essentials 32-bit|64-bit
Instructions
рәсемле язуының 32-bit (белгәнегезчә безнең комплар шундый) сылтамасына басып антивирус өчен яңалыклар архивын компьютерга күчермәләп аласыз. Ул Загрузки папкасында саклана. Күчерелгән архивны ачып, эшләтеп җибәрәсез. Яңалыклар базасы автомат рәвештә антивируска урнаша. Бу антивирусның яңалыклар базасын көнгә бер яки ике көнгә бер яңартсагыз җитә... book Әгәр дә бу антивируска ышанычыгыз җитмәсә, аны алып ташламыйча гына Первая помощь җыентыгыннан Касперский антиврусы белән паралель куегыз. Алар бүтән антивируслардан аермалы буларак бер-берсе белән конфликтка килмичә эшлиләр! Яңа антивирус компьютерга һөҗүм ясаучы сайтларны Касперга караганда алданрак күрә...
Офис буенча соңрак язармын. Офис 2010ны алып ташларга ашыкмагыз!!!

2 Admin   (18.08.2010 21:55)
Сорауларыгыз булса монда язып калдырыгыз. good

3 Илнур   (19.08.2010 12:59)
Информация өчен зур рәхмәт.

4 Admin   (19.08.2010 20:17)
Аралашып эшлик Илнур.

5 Илнур   (20.08.2010 19:32)
Исәнме, Илфар.
Безгә кайткан ноутбукларда да Windows 7 операцион системасы һәм Microsoft Security Essentials антивирусы куелган. Берсенең антивирусы эшләми башлаган иде, Первая помощь җыентыгыннан Касперскийны (6 версия) куймакчы булдым. Ул аны нормаль итеп урнаштырмады (ниндидер драйверы бу операцион системага туры килми дип язу чыгарды). Касперский даими эшләп тормый, ә болай контекстное меню ярдәмендә файлларны тикшереп була. Мондый очрак булганы юк идеме?

6 Admin   (20.08.2010 21:08)
Бездә әлегә ноутлар юк... 6 Каспер килмидер шул. Бәлкем http://kaspersky-shop.ru/pages/kaspersky_antivirus_trial битеннән 2010 версиясен алып шуңа каспер 6 ключын (теге лицензияле мәктәпкә бирелгәнен) куеп караргадыр? Ни килеп чыкканын язарсың. kav.tatar.ru дан 2010 алып була дип әйткәннәр иде, анысы ачылмады...

7 Admin   (20.08.2010 21:10)
Каспер 10 га турырак сылтама http://www.kaspersky.ru/kaspers....6913592
Җавап: аңа 6 ключын куеп була диләр, әмма әлегә эшләп карамадым

8 Admin   (20.08.2010 21:28)
"Берсенең антивирусы эшләми башлаган иде, Первая помощь җыентыгыннан Касперскийны (6 версия) куймакчы булдым. Ул аны нормаль итеп урнаштырмады" бәлкем башта ессентиалсны алып ташларга булгандыр. Каспер бүтәнәрне яратмый бит. Но 6 инде начар, аны куйма!

9 Admin   (20.08.2010 21:32)
Microsoft Security Essentials антивирын яңартуны эзләп карадым. ИЕ көйләнмәләре буенча яңартып була иде кебек, командная строка аркылы. Юк икән, анда авторизация сорамаучы прокси аркылы гына була. ГИСТ авторизация сорый...

10 Admin   (20.08.2010 21:55)
WINDOWS 7 дә PDF форматындагы фаелларны уку өчен FoxitReader411 программасы. Вируслар 100% юк. Күчермәләгәндә вируска тикшерегез дигән очракка әйтүем. good

-1   Спам
11 Марат   (20.08.2010 22:40)
Админ, ярдәмләшү турында сөйләшәсең, үзең антивир өстенә антивирус урнаштырасың, җитмәсә, көчлерәк өстенә көчсезне, моны бәби дә эшләми...

12 Admin   (20.08.2010 22:46)
Аңлатыбырак языгызчы. Кайсы көчле һәм кайсы көчсез? Монда 2 антивир турында сүз бармый яки тегесе яки монысы. Ә инде есентиалс барлык антвирлар белән дә бергә эшли ала. Моның турында инфо табу Сезгә авыр булмас. Олылар эшли торган киңәшләрегезне рәхим итеп языгыз. Һәм башта эшләп карагыз әле бер... Мин практикада булганнарны гына язам, теория түгел. Бар да эшли. (Шулай ук, танышлар үз исемнәре белән язсалар да ярар иде Razani дустым)

13 Илнур   (22.08.2010 10:45)
"Бәлкем башта ессентиалсны алып ташларга булгандыр. Каспер бүтәнәрне яратмый бит."

Ул ноутбукта Microsoft Security Essentials антивирусы эшләми башлаган иде (ниндидер хата дип чыгара иде), шунлыктан ноутбук хуҗасы сорагач Касперскийны (6 версия) куймакчы булдым.
Касперский 2010ны кую буенча экспериментны билгесез вакытка кичектереп торам.


1-10 11-20
Комментарийларны теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]
Керү

Вакыт

Сайттагы хаталарны төзәтү
Система Orphus

Сайт кунаклары:
Locations of visitors to this page

БЕЛЕМ.РУ
  • "Аттестат, аттестат һәм тагын бер мәртәбә аттестат (аттестат бланкларын тутыру өчен программа)!

  • "Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законына үзгәрешләр кертелә

  • "БДИга кесә телефоны алып кергән өчен 3 мең сум штраф

  • "Балалар биремне начар үтәсә, мөгаллим җавап тотачак


  • Татарстан яңалыклары

    Календарь
    «  Август 2010  »
    ДСЧПҖШЯ
          1
    2345678
    9101112131415
    16171819202122
    23242526272829
    3031

    Эзләү

    Сайтның дуслары

    Статистика






    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0