Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы
Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе
 ХӘЕР, ДУСЛАР! АРАЛАШЫП ЭШЛИК.
Хөрмәтле дуслар! Cайтыбызда татар һәм рус телләрендә аралашырга була. Рәхим итегез! / Уважаемые друзья! На нашем сайте можете общаться и на русском и на татарском языках. Добро пожаловать!
Меню

Бу кызыклы:

Карап барыгыз:
Imza-Подпись-Sign


























Нәни-чат
200

Бездә һава торышы:


Безнең сораштыру
Тематик план урынына Эш программасы кертелүгә ничек карыйсыз?
Барлык җаваплар: 124

Төп » 2010 » Май » 25 » Соңгы кыңгырау...
Соңгы кыңгырау...
19:14

Соңгы кыңгырау инде яңгырады...
(сулдан уңга, арткы рәттә: класс җитәкчесе Рәмзия Альбек кызы, район администрациясе вәкиле Марат Кәбир улы, мәктәп директоры Илгиз Ильяс улы, беренче укытучы Рания Фәргать кызы; алгы рәттә: Шәяхмәтова Рания, Исмәгыйлева Гөлия, Сәфәрова Рамилә)
    Әлеге күңелле дә, моңсу да бәйрәм 24нче май көнне 9.00. сәгатьтә башланып китте. Мәктәп алдында барлык укучылар, килгән кунаклар, әти-әниләр, укытучылар... Бәйрәмне мәктәп директоры Гайнуллин Илгиз Ильясович ачып җибәрде, аннан соң килгән кунаклар, әти-әниләр иң изге теләкләрен җиткерделәр. Чыгарылыш сыйныфларга бүләкләр дә тапшырылды һәм сүз укучыларга бирелде. 8, 9 һәм башлангыч сыйныфлар катнашында әзерләнгән музыкаль-әдәби мероприятие бик матур барды. Әлбәттә чыгарылыш сыйныф укучыларының һәм әти-әниләрнең күз яшләрен исәпкә алмаганда. Әйе, шатлыклы да, моңсу да мизгелләр иде бу.
    Укучыларыбыз бакча тәрбиячеләреннән башлап чыгарылыш көненә кадәр укыткан, тәрбия биргән өчен безгә дә бик матур рәхмәт сүзләре ирештерделәр, чәчкәләр, бәйрәм открыткалары тапшырдылар. Кичә бик матур яңа җырлар, биюләр белән үрелеп барды...
    Инде соңгы кыңгырау яңгырый, чыгарылыш сыйныфлар мәктәп эченә үтә, аларның моңсу күз карашлары, кызлары өчен шатлыклы күз яшьләрен тыя алмаучы әниләр...
    Көтеп алган бәйрәм үтеп тә китте. Инде Әтнә совхоз-техникумының бухгалтерия факультетына барырга җыенучы кызларыбызга имтиханнар тапшырасы калып бара. Чын күңелебездән уңышлар телибез сезгә, кызлар. Ак юллар!!!
(Фотоальбомда кайбер фотоларны да күрә аласыз).

http://qushlawich.ru/node/13 "Куян кызы" (Абдулла Алиш әкияте буенча)


Карап чыгулар: 2335 | Өстәде: Admin | Рейтинг: 5.0/1 |
Барлык комментарийлар: 0
Комментарийларны теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]
Керү

Вакыт

Сайттагы хаталарны төзәтү
Система Orphus

Сайт кунаклары:
Locations of visitors to this page

БЕЛЕМ.РУ
  • "Аттестат, аттестат һәм тагын бер мәртәбә аттестат (аттестат бланкларын тутыру өчен программа)!

  • "Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законына үзгәрешләр кертелә

  • "БДИга кесә телефоны алып кергән өчен 3 мең сум штраф

  • "Балалар биремне начар үтәсә, мөгаллим җавап тотачак


  • Татарстан яңалыклары

    Календарь
    «  Май 2010  »
    ДСЧПҖШЯ
         12
    3456789
    10111213141516
    17181920212223
    24252627282930
    31

    Эзләү

    Сайтның дуслары

    Статистика






    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0