“Язгы гөрләвекләр” халыкара иҗат бәйгесе башлана - 18 Марта 2010 - Кушлавыч мәктәбе

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы
Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе
 ХӘЕР, ДУСЛАР! АРАЛАШЫП ЭШЛИК.
Хөрмәтле дуслар! Cайтыбызда татар һәм рус телләрендә аралашырга була. Рәхим итегез! / Уважаемые друзья! На нашем сайте можете общаться и на русском и на татарском языках. Добро пожаловать!
Меню

Бу кызыклы:

Карап барыгыз:
Imza-Подпись-Sign


























Нәни-чат
200

Бездә һава торышы:


Безнең сораштыру
Тематик план урынына Эш программасы кертелүгә ничек карыйсыз?
Барлык җаваплар: 124

Төп » 2010 » Март » 18 » “Язгы гөрләвекләр” халыкара иҗат бәйгесе башлана
“Язгы гөрләвекләр” халыкара иҗат бәйгесе башлана
21:14
 
    Казанда 21 мартта КДУның УНИКС концерт-спорт комплексында балалар һәм яшүсмерләрнең "Язгы гөрләвекләр” дип аталган иҗат фестивале - халыкара бәйге башлана. Фестиваль ачылу тантанасында Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Казанның иң яхшы иҗат коллективлары катнашыр дип көтелә.

    Рәсми хәбәрләргә караганда, конкурсны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, Казан шәһәре Мәскәү районы хакимияте оештыра. Унынчы юбилей фестиваленә Россия һәм Казахстаннан 96 иҗат коллективы чакырулы.

    Ел саен Казанда традицион рәвештә үткәрелә торган әлеге иҗат фестивале җыр, бию хәрәкәтен, мода театрларын үстерү, Россия, Татарстан, чит илләрнең иҗат коллективлары казанышларын таратуны максат итеп куя. Халыкара җыр һәм бию бәйгесе милли мәдәният традицияләрен саклауны, иҗат коллективлары арасында профессиональ һәм мәдәни элемтәләрне ныгытуны, педагогларның иҗат потенциалын үстерүне һәм һөнәри осталык дәрәҗәсен күтәрүне күз алдында тота.

    Фестиваль чаралары, дүрт көн дәвам итеп, 24 мартта Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында тәмамланачак. Бу көнне бәйге лауреатлары катнашында гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Ә 25 мартта фестивальне оештыручылар тамашачыларны Гран-при яулаучылар белән Екатеринбург шәһәренең "Эксцентрик — балет” коллективы катнашындагы концертка чакыра.

    Чыганак: tat.tatar-inform.ru

Карап чыгулар: 490 | Өстәде: Admin | Рейтинг: 0.0/0 |
Барлык комментарийлар: 0
Комментарийларны теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]
Керү

Вакыт

Сайттагы хаталарны төзәтү
Система Orphus

Сайт кунаклары:
Locations of visitors to this page

БЕЛЕМ.РУ
  • "Аттестат, аттестат һәм тагын бер мәртәбә аттестат (аттестат бланкларын тутыру өчен программа)!

  • "Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законына үзгәрешләр кертелә

  • "БДИга кесә телефоны алып кергән өчен 3 мең сум штраф

  • "Балалар биремне начар үтәсә, мөгаллим җавап тотачак


  • Татарстан яңалыклары

    Календарь
    «  Март 2010  »
    ДСЧПҖШЯ
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    293031

    Эзләү

    Сайтның дуслары

    Статистика






    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0