Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы
Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе
 ХӘЕР, ДУСЛАР! АРАЛАШЫП ЭШЛИК.
Хөрмәтле дуслар! Cайтыбызда татар һәм рус телләрендә аралашырга була. Рәхим итегез! / Уважаемые друзья! На нашем сайте можете общаться и на русском и на татарском языках. Добро пожаловать!
Меню

Бу кызыклы:

Карап барыгыз:
Imza-Подпись-Sign


























Нәни-чат
200

Бездә һава торышы:


Безнең сораштыру
Тематик план урынына Эш программасы кертелүгә ничек карыйсыз?
Барлык җаваплар: 124

Төп » 2010 » Март » 15 » БДИга үзгәрешләр кертелгән
БДИга үзгәрешләр кертелгән
11:12
     Чыгарылыш сынауларын мәҗбүри рәвештә Бердәм дәүләт имтиханы формасында тапшыру мәсьәләсе узган елны шактый бәхәсләр тудырган иде. Бик күпләр дәүләт аттестациясенең мондый төренә кискен каршы чыкты. Россиянең һәм Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре исә имтиханнарның бу рәвештә тапшырылуының уңай яклары бик күп дип ышандырырга тырышты. Әмма ничек кенә булмасын, БДИ штатлы режимга керде һәм алдагы елларда аны берәү дә гамәлдән чыгарырга җыенмый. Шулай да, бу төр сынауның җитешмәгән яклары барлыгын берәү дә кире какмый. Һәм алдагы елда җибәрелгән хаталарны төзәтү өстенлекле мәсьәләләрнең берсе дип танылды. Бу юнәлештә шактый эш башкарылган да инде. Быел БДИ бирүдәге үзгәрешләр турында ТР Министрлар Кабинетында узган бирифингта сөйләнде.
     ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногъманова сүзләренчә, 2010 елда БДИны тапшыру технологиясе узган елдагыча кала. Үзгәрешләр бер төркем предметлар (математика, география, Россия тарихы, җәмгыять белеме)  контроль-үлчәм материалларының структурасында һәм эчтәлегендә генә күзәтеләчәк. Әйтик, математика буенча имтихан эшләрендә биремнәр саны 18гә кадәр киметелгән. Шулай ук, быел ул ике өлештән генә торачак – җавапны сайлап алу кирәк булган биремнәр алып ташланган, гомумматематик компетенцияне тикшерү мисаллары өстәлгән, геометрия буенча биремнәр өлеше арткан.
    География буенча имтиханның беренче өлеш биремнәре 28гә кадәр киметелгән, икенче өлешетә исә 14кә кадәр арттырылган. «Россия тарихы» предметыннан да база дәрәҗәдәге биремнәр берникадәр азрак (27), ә авырраклары күбрәк (15) булачак. Җәмгыять белеме буенча тест формасындагы биремнәр саны 6га кимегән. Алар урынына яңасы булачак. С8 дип аталган бирем билгеле бер тема буенча киңәйтелгән җавап бирүне күздә тота.
     Быел Бердәм дәүләт имтиханын 14 фән буенча тапшырырга мөмкин булачак. Узаган елдагы 13 имтиханга быел испан теле өстәлде. Әлегә республикабызда нибары 2 кеше генә бу предмет буенча имтихан тотарга теләк белдергән. Шулай ук 2009 елдагыча, татар теле һәм әдәбияты буенча татар телендә Бердәм республика имтиханын бирү эксперименты да дәвам итәчәк. Бу имтиханны, гадәттә, КДУның һәм ТДГПУның филология факультетларына керергә теләүчеләр тапшыра.  
     1 февральгә кадәр барлык Россия югары уку йортлары укырга керү кагыйдәләрен, шул исәптән керү имтиханнары исемлеген билгеләде. 1 мартка кадәр чыгарылыш сыйныф укучылары һәм югары, урта белем бирү учреждениеләренә керергә җыенучылар БДИда катнашу өчен гаризалар бирергә тиеш иде. Бүгенге мәгълүматлар буенча, рус теленнән имтиханны 25344 кеше, математикадан - 25043 кеше тапшырачак. Дәүләт (чыгарылыш) аттестациясен бәяләүдә, узган еллардагыча, йөз баллы система кулланылачак. Һәрбер предмет буенча иң түбән балл дәрәҗәсе ел саен Рособрнадзор тарафыннан билгеләнә.
     Казан дәүләт университетының җаваплы сәркәтибе Сергей Ионенко югары уку йортларына керүдәге үзгәрешләр белән таныштырды. Быел абитуриентларга гаризаларны иң күбе 5 вузга һәм 3 белгечлек буенча бирергә рөхсәт ителә, дип искә төшерде ул. Шулай ук, аның сүзләренчә, быел укырга кергәндә ташламаларга ия категорияләргә кырысрак мөнәсәбәт булачак – конкурстан тыш алыну өчен иң түбән балл дәрәҗәсе профиль фәне буенча гына түгел, ә өч имтихан суммасыннан чыгып билгеләнә.
    Чыганак: intertat.ru
Карап чыгулар: 793 | Өстәде: Admin | Рейтинг: 5.0/1 |
Барлык комментарийлар: 1
1 zalifa   (27.03.2011 10:25)
////////////

Комментарийларны теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]
Керү

Вакыт

Сайттагы хаталарны төзәтү
Система Orphus

Сайт кунаклары:
Locations of visitors to this page

БЕЛЕМ.РУ
  • "Аттестат, аттестат һәм тагын бер мәртәбә аттестат (аттестат бланкларын тутыру өчен программа)!

  • "Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законына үзгәрешләр кертелә

  • "БДИга кесә телефоны алып кергән өчен 3 мең сум штраф

  • "Балалар биремне начар үтәсә, мөгаллим җавап тотачак


  • Татарстан яңалыклары

    Календарь
    «  Март 2010  »
    ДСЧПҖШЯ
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    293031

    Эзләү

    Сайтның дуслары

    Статистика






    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0