Якташыбыз туган көне - 28 Января 2010 - Кушлавыч мәктәбе

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы
Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе
 ХӘЕР, ДУСЛАР! АРАЛАШЫП ЭШЛИК.
Хөрмәтле дуслар! Cайтыбызда татар һәм рус телләрендә аралашырга була. Рәхим итегез! / Уважаемые друзья! На нашем сайте можете общаться и на русском и на татарском языках. Добро пожаловать!
Меню

Бу кызыклы:

Карап барыгыз:
Imza-Подпись-Sign


























Нәни-чат
200

Бездә һава торышы:


Безнең сораштыру
Тематик план урынына Эш программасы кертелүгә ничек карыйсыз?
Барлык җаваплар: 124

Төп » 2010 » Гыйнвар » 28 » Якташыбыз туган көне
Якташыбыз туган көне
08:51

    30 гыйнвар көнне, якташыбыз, "Су буеннан әнкәй кайтып килә”, "Мин сине шундый сагындым”, "Гомерләр узып бара” кебек җырлары белән халык мәхәббәтен яулаган күренекле җырчыбыз Айдар Фәйзрахмановның туган көне. Ул Арча төбәгенең Урта Бирәзә авылында туып үскән. 1972 елда Арча урта мәктәбен тәмамлагач, ул Казан дәүләт педагогика институтының (хәзер университет) музыка факультетында укып баянчы һөнәрен үзләштерә. Кечкенәдән җырга тартылу аны 1976 елда икенче югары белем бирү мәктәбенә, Казан дәүләт консерваториясенә алып килә. 1981 елда А.Фәйзрахманов Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлый. Бүгенге көнгәчә театрда эшләвен дәвам итә. "Алтынчәч” операсында Урмай, "Башмагым”да Галимҗан, "Кар кызы”нда Бобыль, "Борис Годунов”та Мисаил һәм башка күп кенә образлар театр сәхнәсендә аның башкаруында гәүдәләнеш таба.
    А.Фәйзрахманов бер үк вакытта үзе укыган педагогика университетында булачак музыка укытучылары әзерли – ул доцент, вокал кафедрасын җитәкли, ә 2003 елдан Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе булып эшли.
    Үз чиратыбызда без дә Айдар Фәйзрахмановны чын күңелдән якынлашып килүче гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез. Моң чишмәләрегез саекмасын, исәнлек-саулык, сәламәтлек телибез Сезгә!!!

Аның турында тулырак.
Карап чыгулар: 770 | Өстәде: Admin | Рейтинг: 5.0/1 |
Барлык комментарийлар: 1
1 Айдар Фәйзрахманов   (03.02.2010 19:56)
Котауларыгызны алдым! бик зур рәхмәт якташларыма, бергә-бергә хәбәрләшеп яшәргә насыйп булсын. исәнлек-саулык, уңышлар телим. Айдар Фәйзрахманов

Комментарийларны теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]
Керү

Вакыт

Сайттагы хаталарны төзәтү
Система Orphus

Сайт кунаклары:
Locations of visitors to this page

БЕЛЕМ.РУ
  • "Аттестат, аттестат һәм тагын бер мәртәбә аттестат (аттестат бланкларын тутыру өчен программа)!

  • "Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законына үзгәрешләр кертелә

  • "БДИга кесә телефоны алып кергән өчен 3 мең сум штраф

  • "Балалар биремне начар үтәсә, мөгаллим җавап тотачак


  • Татарстан яңалыклары

    Календарь
    «  Гыйнвар 2010  »
    ДСЧПҖШЯ
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    25262728293031

    Эзләү

    Сайтның дуслары

    Статистика






    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0