Кушлавычта ҖИҢҮ БӘЙРӘМЕ (8 май, 2009) - 9 Мая 2009 - Кушлавыч мәктәбе

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы
Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе
 ХӘЕР, ДУСЛАР! АРАЛАШЫП ЭШЛИК.
Хөрмәтле дуслар! Cайтыбызда татар һәм рус телләрендә аралашырга була. Рәхим итегез! / Уважаемые друзья! На нашем сайте можете общаться и на русском и на татарском языках. Добро пожаловать!
Меню

Бу кызыклы:

Карап барыгыз:
Imza-Подпись-Sign


























Нәни-чат
200

Бездә һава торышы:


Безнең сораштыру
Тематик план урынына Эш программасы кертелүгә ничек карыйсыз?
Барлык җаваплар: 124

Төп » 2009 » Май » 9 » Кушлавычта ҖИҢҮ БӘЙРӘМЕ (8 май, 2009)
Кушлавычта ҖИҢҮ БӘЙРӘМЕ (8 май, 2009)
21:44

 

  Авылыбызда Җиңү көнен бәйрәм итәргә балалар да, өлкәннәр дә бик ныклап әзерләнде. Бәйрәм Кушлавыч авыл клубында башланды. Җирле җитәкчеләр Ветераннарыбызны (сыгыш ветераннары да тыл ветераннары да чакырулы иде) котлап бәйрәмне ачып җибәрделәр. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Арча җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Таһирович та Ветераннарыбызны котлап, бүләкләр тапшырды.

  Бәйрәм укучылар һәм өлкәннәр бергә әзерләгән бәйрәм концерты белән дәвам итте. Матур җырлар, дәртле биюләр, әдәби-музыкаль монтаж Ветераннарыбызның күңеленә бик хуш килде. Бәйрәм Кушлавыч клубы каршындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок салу һәм алар истәлегенә бер минут тынлык белән дәвам итте. Соңыннан Ветераннарыбызны чәй өстәленә дәштеләр. 

  Хөрмәтле Ветераннарыбыз бәйрәмне оештыручыларга, концерт программасын әзерләүчеләргә, зур рәхмәтләрен белдерделәр...

  

Карап чыгулар: 2856 | Өстәде: Admin | Рейтинг: 0.0/0 |
Барлык комментарийлар: 1
1 Халидә   (10.05.2009 19:34)
Чиканас башлангыч мәктәбе укучылары да авылдашлары -ветераннар Җәләев Равил абыйны, Камалиев Шәйхелислам абыйны мәктәпкә "Рәхмәт Сезгә , ветераннар" дигән әдәби - музыкаль кичәгә чакырдылар. Алар хөрмәтенә җырлар, шигырьләр башкардылар. Бәйрәмдә шулай ук Өчиле урта мәктәбе директоры Хасанов Айрат Айдар улы да катнашты. Шәхси эшмәкәр Фазылова Ясмилә ветераннарга һәр елдагыча истәлекле бүләкләр тапшырды. Ветераннар ,күз яшьләре аша, укучыларга үзләренең авыр язмышлары турында сөйләделәр.
Авылыбыз уртасындагы һәйкәл дә Җиңү бәйрәмен "Яңа кием"нәрен киеп каршы алды. Хезмәт ветераны, укытучы Ибраһимов Нәкыйп абый һәйкәлгә "яңа сулыш " өрде. Өчиле авыл җирлеге аңа кирәкле материалларны табып бирде. Нәкыйп абыйның әтисе дә бу сугыштан әйләнеп кайтмаган. Һәйкәдәге мәрмәр тактада Ибраһимов Сабур исеме уелып язылган.Чиканас башлангыч мәктәбе укучылары һәйкәлгә венок салдылар. Батыр якташларыбызны бер минут тын калып искә алдылар.

Комментарийларны теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]
Керү

Вакыт

Сайттагы хаталарны төзәтү
Система Orphus

Сайт кунаклары:
Locations of visitors to this page

БЕЛЕМ.РУ
  • "Аттестат, аттестат һәм тагын бер мәртәбә аттестат (аттестат бланкларын тутыру өчен программа)!

  • "Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законына үзгәрешләр кертелә

  • "БДИга кесә телефоны алып кергән өчен 3 мең сум штраф

  • "Балалар биремне начар үтәсә, мөгаллим җавап тотачак


  • Татарстан яңалыклары

    Календарь
    «  Май 2009  »
    ДСЧПҖШЯ
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    25262728293031

    Эзләү

    Сайтның дуслары

    Статистика






    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0