24.05.2011


Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы
Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе
 ХӘЕР, ДУСЛАР! АРАЛАШЫП ЭШЛИК.
Хөрмәтле дуслар! Cайтыбызда татар һәм рус телләрендә аралашырга була. Рәхим итегез! / Уважаемые друзья! На нашем сайте можете общаться и на русском и на татарском языках. Добро пожаловать!
Меню

Бу кызыклы:

Карап барыгыз:
Imza-Подпись-Sign


























Нәни-чат
200

Бездә һава торышы:


Безнең сораштыру
Тематик план урынына Эш программасы кертелүгә ничек карыйсыз?
Барлык җаваплар: 124

Районыбыз мәктәпләренә Wimdows 7 операцион системасы урнаштырылган компьютерлар кайтты. Хөрмәтле коллегалар! Әлеге системаны эшләтеп җибәрү һәркемгә дә җиңел бирелмәс дигән фикерне дәвам итеп аз гына ярдәмлек хәбәр урнаштырырга булдык. Чөнки әлеге системага Vistaдан күчү җиңелерәк, ХРдан күчү авыррак тоелырга мөмкин. Әлеге язмабыз Сезгә ярдәм итә алса бик шат булырбыз.
    1. Компьютерны тиешенчә урнаштырып чыбыкларын электр челтәренә тоташтырып куябыз (локаль челтәрне яки модемны тоташтырмый торыйк).
    2.  Компьютер  беренче кабынганда (күп вакыт) электр челтәреннән дөрес өзелмәгән кебек кабызу вариантлары белән ачыла. Монда Обычная загрузка сайлыйбыз.
    3. wimdowsны көйләү (Настройка wimdows) тәрәзендә үзебезгә яраклы итеп Россия (рус) вариантларын калдырып Далее төймәсенә басабыз.
    4. Яңа ачылган тәрәз кулланучы исемен (имя пользователя) һәм пароль сорый, шунда ук компьютерның исеме чагыла. Ул RAY дип атала. Монда кулланучыга исем бирәбез. Мәсәлән Укытучы. Моңа бәйле рәвештә Компьютер исеме дә үзгәрә: Укытучы-RAY. Боларны эшләгәч пароль урнаштырабыз, монда аны искә төшерү өчен ярдәмлек күрсәтү кирәк (подсказка пароля). Компьютерга исем куйганда укытучы һәм укучы компларын күз уңында тотыгыз. Шулай ук компьютерның кулланучыларын да күзаллап куегыз. Бездә мәсәлән укытучы компьютерында Администратор - Укытучы, гади кулланучылар өчен - Укучы...
    5. Алда санап кителгәннәрне үткәч компьютерны саклау системасы тәрәзе ачыла. Анда Использовать рекомендуемые параметры урнашкан вариантны сайларга.
    6. Компьютерның вакытын көйләү тәрәзендә (автомат рәвештә дөрес булырга тиеш) вакытны көйлибез.
    Әлеге процедуралардан соң эш өстәле ачыла... Иң беренче эш итеп компьютерның үзенә инде урнаштырылган Microsoft Security Essentials антивирусын эшләтеп җибәрергә киңәш итәм.
    7. Антивирусны эш өстәлендәге иконкадан ачабыз. Ачылган тәрәзләрдә Далее төймәсенә басып барырга (Лицензион килешүне кабул итәм галочкасын куярга онытмагыз һ.б.). Антивирус кабынгач аның Главная дигән вкладкасында Защита в реальном времени Включена язуы һәм язу каршында яшел түгәрәктә ак галочка торырга тиеш!!! Болай торса антивирус эшли башлады дигән сүз. Аның астында Обновить төймәсенә басмагыз. Әлеге антивирус ГИСТЛы интернетта яңармый. Бәлкем әлегә мин генә табып бетермәгәнмендер.
    Командная строка аркылы ИЕ браузеры көйләнмәләрен кулланып проксидан яңару ысулын таптым. Ләкин ул ярдәм итмәде. Бу мәсәләдә эзләнү дәвам итә. Ярый, антивирусны яңарту турында соңрак, дәвам итәбез:
    8. Хәзер компьютерга интернет (модемны яки кемдәдер инетка тоташкан локаль челтәрне) ялгыйбыз. Компьютер үз көйләнмәләрен алуга мониторның аскы уң як өлешендәге локаль челтәр значогы (монитор рәсеме) үзгәрә һәм безгә яңа тәрәз ачыла. Ачылган тәрәздә челтәр өчен төрле саклану чаралары булган ялгану ысуллары күрсәтелә. Бу тәрәздә Домашняя сеть
вариантын сайларга киңәш итәм. Бу компьютерның локаль челтәрдә эшләве өчен файдалы булачак. Бу процедураны үткәч компьютер көйләнмәләр башкара һәм безнең алдыбызга Центр управления сетями и общим доступом тәрәзе ачыла. Әгәр ачылмаса мониторның аскы уң як өлешендәге локаль челтәр значогына бер тапкыр чиртәбез һәм ачылган информациядә Центр управления сетями и общим доступом сылтамасына (ссылка) басып әлеге тәрәзне ачабыз. Аның өске өлешендә мондый рәсем
 
(сезнең кушкан исемнәр буенча үзгәрешләр булырга мөмкин) торса компьютер интернетка тоташты дигән сүз.
    Браузерларны (Internet Explorer яки Mozilla Firefox) РООдан биргән күрсәтмәләр буенча көйлибез (Internet Explorer, Mozilla Firefox.)
Керү

Вакыт

Сайттагы хаталарны төзәтү
Система Orphus

Сайт кунаклары:
Locations of visitors to this page

БЕЛЕМ.РУ
  • "Аттестат, аттестат һәм тагын бер мәртәбә аттестат (аттестат бланкларын тутыру өчен программа)!

  • "Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законына үзгәрешләр кертелә

  • "БДИга кесә телефоны алып кергән өчен 3 мең сум штраф

  • "Балалар биремне начар үтәсә, мөгаллим җавап тотачак


  • Татарстан яңалыклары

    Календарь
    «  Сентябрь 2017  »
    ДСЧПҖШЯ
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    252627282930

    Эзләү

    Сайтның дуслары

    Статистика






    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0